Главная » 2016 » Октябрь » 21 » Яңа Усман авылында бик матур концерт куйдылар
14:33
Яңа Усман авылында бик матур концерт куйдылар

1 октябрьдә Өлкәннәр көне уңаеннан матур-матур чаралар үткәрелде. Мәсәлән, Камышлы райо­ны Яңа Усман авылында бик матур концерт куйдылар.

Көзге салкын көн булуына карамастан, җирле Мәдәният йортына халык шактый күп жыелган иде.  Чараны  Эльмира  Әскәрова  һәм Гүзәл Каюмова өлкәннәргә багышланган  җылы сүзләр белән ачып җибәрделәр. Авыл жирлеге башлыгы Айдар Зарипов һәм социаль хезмәт күрсәтү бүлеге житәкчесе Гөлүсә Зарипова әби–бабайларыбызны бәйрәм белән  котлап, истәлекле бүләкләр һәм Мактаунамәләр тапшырдылар.

Тәбрикләүләр җыр-бию белән үрелеп барды. Алсу Зәйнәкова әниләргә  багышлап җырлады.  “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче сабыйларның, Рузия Тәгаева җитәкчелегендәге “Наз” балалар хореография коллективында шөгыльләнүче нәни артистларның сәнгатьле итеп укыган шигырьләрен,  дәртле биюләрен тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.  Авылыбыз шагыйрәсе Тәскирә апа  Еремеева берничә шигырен укып үтте һәм кунаклар аларны да  бик яратып кабул иттеләр.

Залда утыручылар арасында төрле милләт халыклары булганга, рус телендә чыгыш ясаучылар да бар иде. Лидия Пензякованың җырлары, Людмила Белаяның эчтәлекле шигырьләре, Шахназа Ибра­һимованың үзбәк биюе тамашачылар күңеленә хуш килде.

Концертта мәктәп балалары да катнашты. “Йолдыз­чык”ларыбыз Элина Мостафина һәм Ләйсән Гыйльметдинова да әби-бабайларга матур-матур җырларын бүләк иттеләр. 

Гүзәл КАЮМОВА,

Яңа Усман авылының Мәдәният һәм ял итү үзәге җитәкчесе

Категория: Новости Ново-Усмановского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 524 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: