31 декабрь көнне Балыклы мәдәниять йорты гөр килеп торды
Яңа ел Балыклыда.
Ап-ак карда яшел урман,
Нинди матур табигать.
Ылысларга бәсләр кунган,
Искиткеч, бу әкият.
Әйе, искиткеч бу матурлык. Менә шушы ап-ак карлар белән, Яңа ел түргә узды. 31 декабрь көнне Балыклы мәдәниять йорты гөр килеп торды. Авылдашлар, кайткан кунаклар барысы да “Яңа ел маҗаралары”- дип аталган, бәйрәм тамашасын карарга ашыкты. Марс планетасыннан килгән ике иноплонетянин, Балыклы авылына эләгәләр. Алар Кыш бабай белән Кар кызын күрәселәре, танышасылары килә. Ләкин аларның юлларында Убырлы карчык белән Кощей очырап, алар арасында бәхәс чыга. Берселәре тамашачыларны җырлатып, биетеп, уйнатып күрсәтсә, икенчеләре сәхнәгә зур эстрада йөлдызларын китерә. Тылсымлы телевизордан Кыш бабай белән Кар кызының, Балыклы авылына килгәнне караганда, һәр тамашачы әкият дөньясына чумып, балачакка кайтып, кул чабып аларны Яңа елга, яңа теләкләр теләп, хоялланып каршы алдылар. Алар күп бүләкләр, тәбрикләүләр ... Читать дальше »