13:36 31 декабрь көнне Балыклы мәдәниять йорты гөр килеп торды | |
Яңа ел Балыклыда.
Ап-ак карда яшел урман,
Әйе, искиткеч бу матурлык. Менә шушы ап-ак карлар белән, Яңа ел түргә узды. 31 декабрь көнне Балыклы мәдәниять йорты гөр килеп торды. Авылдашлар, кайткан кунаклар барысы да “Яңа ел маҗаралары”- дип аталган, бәйрәм тамашасын карарга ашыкты. Марс планетасыннан килгән ике иноплонетянин, Балыклы авылына эләгәләр. Алар Кыш бабай белән Кар кызын күрәселәре, танышасылары килә. Ләкин аларның юлларында Убырлы карчык белән Кощей очырап, алар арасында бәхәс чыга. Берселәре тамашачыларны җырлатып, биетеп, уйнатып күрсәтсә, икенчеләре сәхнәгә зур эстрада йөлдызларын китерә. Тылсымлы телевизордан Кыш бабай белән Кар кызының, Балыклы авылына килгәнне караганда, һәр тамашачы әкият дөньясына чумып, балачакка кайтып, кул чабып аларны Яңа елга, яңа теләкләр теләп, хоялланып каршы алдылар. Алар күп бүләкләр, тәбрикләүләр, җыр, бию һәм уеннар алып килгәннәр иде. Балыклы җирлеге хакәмияте башлыгы Р.М. Юсупов, авылдашларны Яңа ел белән котлады. “Яңа ел бизәлеше” бәйгесендә катнашкан авылдашларга, хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Яңа ел чараларын үткәрүдә ярдәм иткән иганәчеләргә, авылыбызда яшәүче һәм эшләүче эшмәкәрләргә рэхмәт сүзләрен җиткерде. Алар: ( Р.Р. Шарафутдинов, Р.Т. Нигматуллина, А.С. Шарапов, М.С. Шарапов, Р.С. Абсаттаров, ООО “Раздольное”) Без дә аларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Эшләрен дә уңышлар, гаиләләрендә бәхет, шатлык, муллык, исәнлек -саулык телибез. Маймыл елын озатып Әтәч елы түргә узды. Шушы бәйрәм кичәсендә катнашкан авылдашларга, хәвәскәр артистларыбызга, чын күңелдән рәхмәт сүзләрен әйтәсебез килә. Менә шулай гөрләшеп, җырлашып яшәргә яссын. Һәр барчагызны да Яңа еллар белән дуслар!
Балыклы авылы мәдәниять йөрты хезмәткәрләре: Р.В.Фардеев, Р.Н.Юсупова, Л.С.Абсаттаров. Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2 | |
|
Всего комментариев: 0 | |