День матери в с. Балыкла
"Әниләр көне”
Менә ноябрь ае үзенең салкын бозлы яңгырлары белән, ябалак-ябалак җиргә яуган карлары белән, табигатькә бер матурлык өстәп, тиздән салкын кыш килүе турында хәбәр итеп тора. 26 ноябрь көнне, Балыклы мәдәниять йөртында зур тантана, “Әниләр көненә” багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Авылның олысы һәм көчесе мәдәниять йөртына агылды. Фоега килеп керү белән, бәйрәм көе астында, Былыклы библиотека хезмәткәре, Нүрсәхи кызы Розалия Юсупова әзерләгән, “Төләкләр агачы” янында фотога төшеп, концерт залына тамашачылар уздылар. Залда авылдашлар гына түгел, районыбызның төрле авылларыннан килгән кунакларны да күрергә, без бик шат идек. Концерт программасын Балыклы мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән чыгыш, бик матур гына ачып җибәрде. Балаларның саф татар телендә, һәм рус телендә күңелләрнең түренә җиткерерлек итеп сөйләгән шигырьләре һәм җырлары, барлык та ... Читать дальше »