12:49 День матери в с. Балыкла | |
"Әниләр көне”
Менә ноябрь ае үзенең салкын бозлы яңгырлары белән, ябалак-ябалак җиргә яуган карлары белән, табигатькә бер матурлык өстәп, тиздән салкын кыш килүе турында хәбәр итеп тора. 26 ноябрь көнне, Балыклы мәдәниять йөртында зур тантана, “Әниләр көненә” багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Авылның олысы һәм көчесе мәдәниять йөртына агылды. Фоега килеп керү белән, бәйрәм көе астында, Былыклы библиотека хезмәткәре, Нүрсәхи кызы Розалия Юсупова әзерләгән, “Төләкләр агачы” янында фотога төшеп, концерт залына тамашачылар уздылар. Залда авылдашлар гына түгел, районыбызның төрле авылларыннан килгән кунакларны да күрергә, без бик шат идек. Концерт программасын Балыклы мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән чыгыш, бик матур гына ачып җибәрде. Балаларның саф татар телендә, һәм рус телендә күңелләрнең түренә җиткерерлек итеп сөйләгән шигырьләре һәм җырлары, барлык тамашачыларга да бик тә ошады. Аларга укуларында, ә укытучыларга эшләрендә бик зур уңышлар телисебез килә. Концертның төп алып баручылары Рания Шарафутдинова һәм Руслан Абсаттаров шигырь юллары белән бәйләп, тамашаны дәвам иттеләр. Бәйрәмебезнең күркәм кунагы Камышлы районы мәдәниять бүлеге җитәкчесе, Резидә Мөхтәбәр кызы Тухбатшина, Балыклы хакәмияте башлыгы Рәсил Минсагит улы Юсупов, җылы теләкләрен кадерле әнкәйләргә җиткерделәр. Камышлы мәдәниять йөртында эшләп килгән “Серпантин” балалар бию түгәрәге башкаруындагы вальс, концертыбызны тагыда бизәп җибәрде. Әниләрдән үрнәк алыйк Әбиләрдән үрнәк алыйк Гореф – гадәт, йолаларны Бергә дуслар саклап барыйк!- дип дәвам иттеләр алып баручылар. “Каз өмәсе” йоласын, Балыклы мәдәниять йортында эшләп килүче “Сандугач” балалар фольклор ансамбле тәгъдим итте. Күренешне караганда, залда утырган әбиләребез, бабаларыбыз үзләренең яшьлек елларын күз алдынан кичерде. Күренеш барышында “Каз өмәсенең”төп элементларын, кагыйдәләрен, аның тарихын әби (әби ролен Ләйсән Абсаттарова башкарды) сөйләп үтте. Концерт җыр-мөңга, бию һәм шаян күренешләргә бик бай иде. Карина Рустамова, Розалина Ангалышева, Исламия Каюмова, Ләйсән Усманова, Әлфия Рустамова, Руфия Камилҗанова, Эльмира Ишкеняева, Резидә Абсаттарова, Зөлфия һәм Егор Илясовлар, яшь йолдызыбыз, Алмаз Галиев башкаруындагы җырлар, Альбина Каримова, Гольназ Камилҗанова һәм Юлия Ахмадуллина башкарган биюләр, мәдәният йорты художество җитәкчесе Рашит Фардеевның йөрәк түреннән чыккан шигырләре, Зилә Ахмадуллина һәм Римма Хамзина куйган шаян күренешләрне карап, тамашачылар рәхәтләнеп көлделәр дә, күңелләре тулып йоладылар да. Ә инде бәйрәмебезнең махсуз кунагы, Балыклы авылы чишмә суларын өчеп үскән, безнең авылдашыбыз, Гөлфия Махметова җырлары, тамашачыларга зур бүләк булды.
Чәчтән генә сыйпасаң да, Тарала бетен хәсрәт. Барысы, барысы өчен Әнкәй сиңа мең рәхмәт! -дип, тәмамладылар мәдәниять йорты җитәкчесе Линар Абсаттаров һәм концертта катнашкан барлык артистлар. Ә тамашачылар рәхәтләнеп ял итеп, зур рәхмәт сүзләрен җиткереп, өйләренә таралыштылар.
Балыклы авылы мәдәниять йөрты хезмәткәрләре: Р.В.Фардеев, Р.Н.Юсупова, Л.С.Абсаттаров | |
|
Всего комментариев: 0 | |