День матери
Әнием! Әнкәем! Газиз анам! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең бит син безне.
Хатын-кыз – әгәр син булмасаң сүнәр иде дөнья, булмас иде җирдә тереклек.Хатын-кызның тормышыннан канәгәть булып, ихластан елмаюы зәңгәр күктә кояш балкуына тиң дияр идем.
Ана күңеле генә мәрхәмәтле, иң кешелекле, эчкерсез була ала!
Ана! Ана!
Син куш йөрәкледер
Кәүсәр сеңгән синең күңелгә
Баштан сыйпап бер елмайдың исә
Бөтен дөнья ямьгә күмелә.
Сабырлыкның иң олысын,мәхәббәтнең бик зурысын Ходай әниләргә бүлеп биргән.Әниләргә генә бөтен серләр сыя,иртүк башыбыздан сыйпап, иркәләп яратучы да әниебез.
Менә без дә бүген әниләребезне, газизләребезне котларга дип бәйрәмгә клуб бинасына җыйналдык.
Әниләребезгә, әбиләребезгә багышлап матур-матур җырлар җырланды, шигырьләр укылды, биюләр биелде. Төрле-төрле конкурста да катнаштылар әниләр ... Читать дальше »