Барысы да балалар өчен.
Август ае –иң уңышлы айларның берсе.
Шулай ук бәйрәмнәргә дә бай . Шушы матур, мул уңышлы айның икенче шимбәсендә физкультурычылар көне билгеләнеп үтә.
Барысы да балалар өчен. Әлеге сүзләрнең хаклыгын аңлатып торасы юктыр, дип уйлыйм. Балалар безнең киләчәгебез,тормышыбызның яме.
11 август көнне балалар белән спорт ярышына киттек, ярышлар Сабан туй урынында үтте.
Мәйдан бала чагалар, апа-абыйлар белән тулы: бүген бу аланда туй да буласы икән- матур итеп бизәгән өстәлләр дә бар бер почмакта.
Менә тантаналы мизгелләр дә килеп җитте. Беренче тәбрикләү сүзе районыбызның башлыгына бирелде. Рафаэль Камилович барлык килүчеләрне дә бәйрәм белән котлап, киләчәгебез безнең шушы балалар кулында дип сөйләп- исәнлек-саулык, тормышта зур уңышлар, ә балаларга тырышып укырга, спорт ярышларында беренчелекләрне яуларга өндәде.
Ярышлар башланды. Бер аланда балалар йөгерәләр, бер җирдә футбол уйныйлар, волейбол командалары да күренә.
Б ... Читать дальше »