9 май - Җиңү көне
Май ае бәйрәмнәргә бай ай. Тик бөтен бәйрәмнәр арасында иң мөһим бәйрәм - 9 май – Җиңү көне.
9 май көнне сәгать 6 дан авыл өстендә музыка яңгырый иде инде.
Менә балалар мәктәпкә җыелды, хәрберсе матур киенгән, кулларында бабаларының сүрәтләре. Балалар “ Үлемсез полк”ка кушылырга әзер.
9.45 тә мәчет янында җыелып, “Үлемсез полк”памытникка килде.
Митинг авылның старостасы Ринат абый Нуриевның котлаулары белән башланды. Балалар шигырьләр, җырлар әзерләгәннәр.
Митинг барышында бер минут тынлык иглан ителде, памятникка чәчкәләр куелды.Котлау сүзләре белән район вәкиле Шарафутдинов Линар һәм Иске Ярмәк поселениясе секретаре Шарафутдинова Фарида тәбрикләп киттеләр.
Кызганыч сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез безнең авылда юк инде. Без , аларга Дан һәм Мәдхия җырлыйбыз, аларның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш иябез.
Безнең Яңа ... Читать дальше »