«Мәхәббәт учагы»
Камышлы районында урнашкан Яңа Ярмәк авылында Бүләнтәй очы үзешчәннәре “Табигать кочагында” дип аталган тамаша күрсәткән һәм «Урам концертлары» фестиваленең эстафетасы авылның Тугай очына бирелгән иде. 26 апрельдә тугайлылар да авылдашларына «Мәхәббәт учагы» дип аталган концерт программасы тәкъдим иттеләр. Һәвәскәрләр үзләренең җырга, моңга, шигриятькә, юморга бай чыгышлары белән тамашачыларны таң калдырдылар.
Мондый чара үткәрү бик зур әзерлек таләп итә, билгеле. Аның төп оештыручысы клуб мөдире Розалия ГАФУРОВА булды. Ул әлеге тамаша турындагы тәфсилле мәкаләсе белән дә уртаклашты:
«Шундый матур минем туган авылым,
Тирә-ягы — яшел аланлык.
Сылу кыздай ап-ак каеннары,
Имәннәре, бөдрә баланлык.
Борылып-борылып ага Сок елгасы,
Исең китәр аның агымына.
Кырга чыксаң, урманнарга барсаң,
Сокланырсың кошлар тавышына.
Яңа Ярмәк авылында Тугай очы халкы белән әзерләнгән “М ... Читать дальше »