8 март бәйрәме
Әнидән дә кадерле кеше бармы икән бу дөньяда! Юктыр мөгаен.Ана кеше балалары эчен җанын да җәлләми,соңгы кабым ризыгын да баласына каптыра,балам дип җан атып яши.Әгәр тормышта үзең яхшы булсан,балаларын да шундый мәрхәмәтле,игелекле булып усәрләр.
Март башында безне очрашуга Фания апа Гатина чакырды."Кадерле хатын-кызларыбыз,укучылар!Сезне иң матур һәм якты яз бәйрәме 8 март бәйрәме белән чын күнелдән котлыйм.Без бу бәйрәмне бэтен табигатънең уянган көннәрендә билгеләп үтәбез. Бэтен заманнарда да хатын-кыз чиксез мәхәббәт, бөек кешелек,якты матурлык,күңел җылылыгы һәм тормышчан зирәклеге белән сыкландырган"-дип башлап җибәрде укытучыбыз. Исәнләшеп хәл әхвәл сорашкач барыбыз да спортзалга киттек.Анда безне физкультура укытучылары җылы каршы алдылар.Балалар әни-әбиләре белән берлектә ике командага бүленде. Әниләр командасы "Солнышко" балаларныкы "ВДВ" иде.Уен ярыш кызганнан кыза барды.Мәкальләр,татар халык уеннары уйнау,тэрле Йолаларны искә алу, спо
...
Читать дальше »