14:28 “Олыларны хөрмәтләп”. | |
Текелди сәгать телләре, Текелди тек-тек кенә. Сәгать суга гомер уза Тек, тек, тек итеп кенә.... Чыннап та, җырдагы кебек, менә ямьле, матур, кояшлы, җылы җәйдән соң, алтын көз дә килеп җитте. 29 нчы сентябрь көнне, кояш ничектер моңсу булсада, җылырак карады. Чөнки Балыклы мәдәният йортында, олылар көненә багышланган зур чара оештырылган иде. Фоеда сый хөрмәтләр белән тулган өстәлләр авылдашларны көтеп торалар, бәйрәмчә музыка яңгырый. Бәйрәмне Балыклы мәктәбе укучылары башлап җибәрде. Балалар матур шигырьләр һәм җырлар бүләк иттеләр. Балыклы авылы имамы Ринат хәзрәт олылырга җылы теләкләрен җиткерде. Балыклы җирлеге хакәмияте башлыгы Р.М. Юсупов, “Шәфкәтлелек” социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Р.Р.Шарафутдинова, Балыклы мәктәбе филиалы җитәкчесе Т.Н.Абсаттарова, Ветераннар оешмасы рәисе Р.В.Вахитов, районыбызның почетлы граҗданины Х.Г.Нигматуллин һәм олылыр исеменнән В.К.Юсупова матур тәбрикләүләрен җиткерделәр. Чара кайнар чәйләр белән, җыр һәм бию белән үрелеп барды. Хөрмәтле өлкәннәребез, рәхәтләнеп ял итеп, рухи байлык алып, бер-берсе белән аралышып, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп күтәренке күңел белән өйләренә таралышты.
Балыклы авылы мәдәниять йөрты хезмәткәрләре: Р.В.Фардеев, Р.Н.Юсупова, Л.С.Абсаттаров.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |