Главная » 2017 » Май » 12 » "И туган тел, и матур тел”...
10:01
"И туган тел, и матур тел”...

"И туган тел, и матур тел”...

 

Татар теле минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим…

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

 

26 нчы апрель көнне, Балыклы мәданиять йөртында, зур бәйрәм, зур тантана, булып узды. Бөек Тукаебызның туган көненә багышланган чарага, олысы һәм яше агылды. Фоега килеп кергәч тә, бәйрәм хисе күңелләрне урап алды. Милли музыка уйнап тора. Китапханә хуҗасы, Рузалия Юсупова әзерләгән, Габдулла Тукай иҗатына багышланган күргәзмә эшләп тора. Тукаебызның моңсу тешкән рәсемнәре дә, шатлык белән карап тора соман тоелды. Концерт программасы бик эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Концертны алып баручы Динара Шарапова, Тукаебызның биографиясе белән, аның тормыш юлы белән таныштырып үтте. Балаларыбыз газиз туган телебездә җырладылар, шигырьләр сөләделәр, милли биюләребезне башкардылар. “Кояш” , “Сандугач” һәм “Чылтыр чишмә” - дип аталган иҗат түгәрәкләребезгә йөрегән балаларыбыз,сокландыргыч итеп чыгышлар ясадылар. Алар безнең; Алмаз Галиев, Карина Рустамова, Юлия Батталова, Исламия Каюмова, Розалина Ангалышева, Егор Илясов, Ләйсән Усманова, биюче кызларыбыз; Юлия Ахмадуллина, Альбина Каримова һәм Гольназ Камильҗанова. Соңыннан Габдулла Тукай әкиятләрен, татар телендә эшкәртелгән мультфильмнарын, балалар һәм барлык тамашачылар, бик рәхәтләнеп карадылар. Тукаебызның “Туган тел” җыры белән, тамаша тәмамланды.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма –

Туган телне онытма

Татар халкының данлыклы улы Г. Тукай иҗат иткән җырлар, шигырьләр яши һәм яшиячәк. Без Тукаебыз белән горурланабыз! Без телебезне, динибезне саклап, буыннан буынга күчерергә тиешбез!
 


Библионочь.

Шул ук көнне, бәйрәм кичебез дәвам итте.

Китапханә хуҗасы, Рузалия Юсупова әзерләгән, экология темасына, “Храни чудо из чудес- леса, озёра синь небес» - дип аталган чара иде. Программа күп уеннар, викториналар, конкурслар, биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Барлык тамашачылар да, бик теләп катнаштылар һәм әлбәттә истәлеккә бүләкләр алдылар. Тәмле чәйләрдән соң, балалар өчен дискотека оештырылган иде. Оештырылган чаралардан канәгать булып,тамашачылар өйләренә таралыштылар.


Балыклы авылы мәдәниять йөрты хезмәткәрләре: Р.В.Фардеев, Р.Н.Юсупова, Л.С.Абсаттаров.

 

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Категория: Новости Балыклинского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский | Просмотров: 336 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: