13:02 Гөрләп узды бәйрәмнәр | |
“Эшлибез дә, җырлыйбыз да” - дип аталган бәйрәм концерт программасы белән Балыклы мәдәният хезмәткәрләре, 30 апрель көнне Балыклы авыл халкын җылы бинада каршы алдылар. 1 май “Яз һәм хезмәт” - бәйрәменә багышланган чара иде бу. Беренче бүлектә тамашачы ихтибарына, “Беренче театр” - комедиясе күрсәтелде. Рольләрне Казан драм театр артистлары кебек осталыкта, иҗатка һәм сәнгатькә гашыйк булган авылдашлар башкарды. Алар:- Гәфифә ролендә (Әлфия Рустамова), Биби ролендә (Альбина Рустамова), Фәкихә ролендә Римма Хамзина, Хабибрахман роленда Радмир Ангалышев, Хәмзә бай ролендә (Рашит Фардеев) һәм Вәли ролен (Линар Абсаттаров) башкардылар. Концертның икенче бүлеге, халкыбыз яраткан җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Авыл халкы күңеләренә рухи байлык алып, рәхәтләнеп ял итеп өйләренә таралышты.
Бөек Ватан сугышында Җиңгән безнең бабайлар Балалары, оныклары Аларны истә тотар. Нинди авырлыклар аша Җиңгән алар дошманны- Безнең бөтен бурычыбыз Сакларга тынычлыкны! Әйе безнең бурычыбыз тынычыкны сакларгы, Ветераннарыбызны зурлап, аларга баш өйеп, рәхмәт сүзләрен җиткереп торырга. 9 май көнне Бөек җиңүгә 71 ел булды. Бу көнне, табигать тә шатланып, иртәнге кояш нурлары астында, кошлар сайрашып, ап -ак шомырт чәчәкләре тирә -якка хуш- ис сибеп тора иде. Балыклы авылы уртасында урнашкан , Бөек Ватан сугышында халәк булган авылдашларыбызга куелган хәйкәл янына олысы һәм көчесе җыелды. Сугыш тематикасына багышланган музыка яңгырый. Яу кырында ятып калган кахарманнарыбызны бер минут тынычлык белән искә алгач, суз, Балыклы авылы хәкәмияте башлыгы Р. М. Юсуповка бирелде. Р. М. Юсупов авылдашларны, Ветераннарыбызны бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Камышлы район вәкиле И.А.Сафин, шулай ук Балыклы мәктәбе филиалы җитәкчесе Т.Н.Абсаттарова, Балыклы авылы Ветераннар оешмасы рәисе Р.В.Вахитов үзләренең чыгышларында Ветераннарыбызны кайнар котладылар. Хәйкәлгә чәчәкләр куелгач, Сугыш чыры балаларын, хезмәт һәм тыл ветераннарын Балыклы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм өстәле артына, тәмле чәйләр эчәргә чакырдылар. Чәйләр белән сыйлангач тамаша залында, бик эчтәлекле концерт программасын карап ял иттеләр.
“Май аенда яңгыр булса, уңышлы ел булыр”- дигәннәр борынгылыр. Әйе 21 май көнне дә, матур гына җылы яз яңгыры яуып Балыклы авылында узачак Сабан туйны котлап утте. Авыл халкы, кайткан кунаклар, барысыда Сабантуй мәйданына ашыкты. Бәйрәмчә музыка яңгырап, зур һәм матур бизәлгән сәхнә үзенең янына чакырып тора иде. Р.В.Фардеев үзенең иҗат иткән шигыре белән бәйрәмне башлап җибәрде һәм Балыклы авылы мәчете ак сакалы, Ахак бабай Каюмов, һәм яшь, Ринат хәзрәтебез бик моңлы гына азан әйттеләр. Шуннан соң сүз Балыклы авылы хәкәмияте башлыгы Р.М.Юсуповка бирелде. Ул һәр барчабызга изге теләкләр җиткереп бәйрәм белән котлады. Бик күп еллар авыл хуҗалыгында тир түккән авылдашларыбызга бүләкләр тапшырды. Камышлы районы администарциясе исеменнән, Р.К.Мингазов та җылы теләкләр җиткерде. Сәхнәдә берсе артыннан, берсе үзләренең дәртле җырлары һәм биюләре белән Балыклы авылы талантлары үзләренең чыгышлары белән шатландырдылар. Степановка клубында эшләп килүче, Ф.Р. Шафигуллина җитәкләгән, иҗатташ дусларыбыз “Журавушки» ансамбле концерт программасын тагы да бизәп җибәрде. Бәйрәм, җыр һәм бию, милли уеннар, спорт ярышлары һәм әлбәттә инде татар “Көрәше” белән бәйләнеп барды. Бик кызык иттереп уеннарны, Балыклы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Балыклы авылы мәктәп филиалы укытучылары алып бардылар. Бәйгеләрдә катнашкан милләттәшләр барысы да бүләкләр алдылар. Ә Сабантуеның төп батыры, Балыклы авылы егете Р.Р.Фардеев булды. Сабантуйга бүләкләрене алырга, елдагыча, авылыбызда эшләп килгән эшмәкәрләребез мәтди ярдәм күрсәттеләр. Аларга барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Игеннәр күкрәп үссен, уңышлар уңсын, илебездә тынычлык булсын, бәйрәмнәр гөрләп торсын!
31 нче май көнне Балыклы авылы уртасында, балалар көненә багышланган “Волшебный мир стихов и поэзии Г.Тукая » -дип аталган программа белән, Балыклы мәдәниять хезмәткәрләре, балаларны чакырды. Программа бөек Тукаебызның 130 еллыгына багышланып төзелгән иде. Бәйрәм бик тә күңелле узды. Балалар төрле-төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм ахырында барысыда истәлекле бүләкләр алдылар.
Хәбәрләрне әзерләделәр, Балыклы авылы мәдәният хезмәткәрләре: Р.В.Фардеев Р.Н.Юсупова Л.С.Абсаттаров | |
|
Всего комментариев: 0 | |