Понедельник 07:39

19 январьда Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында

үткән елда басылып чыккан “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабын тәкъдим

итү кичәсе уздырылды. Аның авторы – шушы авылда туып-үскән Фәрид

Шириязданов. Китапта авыл тарихына караган риваятьләр, язмалар,

истәлекле вакыйгалар, гыйбрәтле язмышлар һәм аерым шәхесләрнең

данлы эшләре турында бәян ителгән, биредә яшәүче халыкның рухи

байлыгын дәлилләүче язмалар урнаштырылган.