Главная » 2019 » Январь » 9 » “Яңа ел маҗаралары”.
13:46
“Яңа ел маҗаралары”.

Яңа ел – һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. 30 декабрь көнне Чулпан

авылы клубында авылдашлар һәм кунаклар өчен “Яңа ел маҗаралары” дип исемләнгән Яңа ел

тамаша –кичә үткәрелде.

“Ап-ак карларга уралып, син киләсең Яңа ел! Ак карлардай ак бәхетле,булсын безнең Яңа юл ! Хуш

киләсең Яңа ел !”- диеп ачып җибәрде Яңа ел кичәсен Сафиуллина Алсу һәм котлау сүзен Ярмәк

поселениясе администрация башлыгы Шайхутдинов Минсәит Низамутдиновичка тапшырды.

Чулпан кешеләрен һәм кунакларны ул Яңа еллар белән тәбрикләп, барчасына да исәнлек –

саулык ,уңышлар теләде һәм иң яхшы Яңа ел йорт бизәлеше өчен грамоталар белән бүләкләде.

Алга таба бәйрәм дәвам итте. Бик матур итеп бизәлгән тамаша залына Кыш бабай (Низамов

Реналь) һәм Кар кызы(Салахова Ильвина) чыкты. Сценария буенча төрле әкият персонажларын –

убырлы карчык, убырлы карчыкның кызы,кощей, кот –Матроскин, Иван-дурак һәм яңа 2019

елның символлары дуңгыз һәм дуңгыз балаларын үзебезнең авыл “әртисләре”(Абрахимова

Сәрия, Каримова Гөлнур, Гибадуллина Наилә, Салахова Фәнүзә,Яруллина Гүзәлия,Мурзаханова

Фәүзия,балалар- Иванов Никита,Мурзаханов Артур, Галлямова Аделина) бик оста ,саф татар

телендә башкардылар. Бәйрәм җырлар, биюләр, шигырьләр , лотерея уйнатулар белән уралып

барды.Төрле кызык күренешләр “Солтан һәм аның хатыннары”,”Чаткылар” әсәреннән күренешне

Сафин Нургали,Гадыев Хәмит,Яруллина Гүзәлия бигрәк оста, кызык итеп уйнадылар.Үз куллары

белән затлы, матур костюм тегеп Мингазова Гөлчәчәк төрек биюен бик яхшы башкарды. Кыш

бабай бер кемне дә бүләксез калдырмады. Әлбәттә инде иң зур бүләк Чулпанлыларга авылның

90 еллык юбилеена администрация тарафыннан ялтырап торган яңа идәннәр,яңа креслолар

булды.Авылдашлар түрәләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Котлы булсын Яңа ел! Киләсе ел шатлык ,бәхет китерсен дигән теләкләр белән тамашачылар

белән хушлаштык.

Каримова Г.С. Чулпан авылы клуб мөдире.

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 325 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: