Главная » 2019 » Январь » 9 » Төкле аягың белән Яңа ел!
13:16
Төкле аягың белән Яңа ел!

Яңа йортның ишеген ачкан кебек 

Яңа елга менә килеп кердек. 

Нигезләре аның ныклы булсын! 

Кышлар карлы, җәйләр чыклы булсын! 

Котлы булсын Яңа еллар, котлы булсын! 

Җирне ак кар-бураннарга төреп, ак бәхетләр, ак өметләр белән Яңа ел килә.Үтеп баручы һәм киләсе елны аерып торучы тылсымлы төнне без шатланып, ниндидер өмет белән көтеп алабыз. 

Үтеп баручы эт елыбыз начар булмады.Еллар тыныч, имин булды. 

Яңа Ярмәк клубында бу көннәрне зур бәйрәмнәр булып узды. 30 декабрьдә ретро дискотека, 31 нче декабрьда яна ел бәйрәме. 

Клуб матур итеп бизәлгән: дуңгыз балалары чыршы төбендә ял итә, бәйрәмгә килгән. 

Бәйрәмебезне авыл хакимият башлыгы Минсаит Низамутдинович тәбрикләү сүзләре белән башлап җибәрде. Аннан соң сүзне –клуб мөдире алды. Кыш бабай белән кар кызы пайдә булдылар, бәйрәмгә этләр дә, милиционер, цигән хатыны да килгән иделәр. Бәйрәмебез төрле кызык күренешләр, җыр- биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Яңа ел тамашасында катнашучылар: Асия Заляева, Тамара Хамадиева, Гөлчәчәк Гимаева, Рузалия Гафурова, Аделина Хамидуллина. 

Җырчы кызларыбыз: Рәмзия Мифтахова, Альфинур Аглиуллина, Гелсинур Гафурова, Гөлчәчәк Гимаева, Галия Сабитова, Юлия Шакирова, Аделина Хамидуллина.Яна ел бәйрәменә Верка Сердючка да килгән иде- үзенең җырлары-биюләре белән. 

Биюче кызларыбыз: Ләйсән Файзуллина, Алеся Гусаинова, Юлия Шакирова, Ираида Шейхутдинова, Аделина Хамидуллина, Аделина Хисамова. Халык уеннарда да бик теләп катнаштылар. Яңа ел тамашасыннан соң лоторея уйнатылды. Кыш бабаебыз Константин Павлов, кар кызы Юлия Шакирова иде.Яңа ел символы дуңгыз ролен Марьям апай Каюмова башкарды.Ул тамашачыларга изге теләкләр әйтеп , исәнлек –уңышлар теләде. 

Клуб халык белән шыгрым тулы иде. Яна елга нинди өмет хыяллар белән атлыйбыз барысы да тормышка ашсын! 

Яңа ел могҗизаларга бай тылсымлы вакыт. Өмет тулы күңелләребез бәхет көтә, теләкләребез ихлас, хыялларыбыз якты.Сезне барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! 

Бәйрәмне уздырырга булышкан спонсорларга, чарада катнашкан артистларга зур рәхмәт. Исәнлектә, саулыкта, шатлыкта, муллыкта яшәргә язсын. 

Яңа ел котлы булсын 

Бәхетләр елы булсын 

Шатлыклар елы булсын 

Кырларда иген уңсын 

Амбарлар тулып торсын 

Табыннар мул булсын. 

Бәрәкәтле ел булсын! 

Яна Ярмэк клубы мэдире Алия Хамидуллина.

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 301 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: