Главная » 2018 » Ноябрь » 29 » День матери
08:23
День матери

Әнием! Әнкәем! Газиз анам! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең бит син безне.

Хатын-кыз – әгәр син булмасаң сүнәр иде дөнья, булмас иде җирдә тереклек.Хатын-кызның тормышыннан канәгәть булып, ихластан елмаюы зәңгәр күктә кояш балкуына тиң дияр идем.

Ана күңеле генә мәрхәмәтле, иң кешелекле, эчкерсез була ала!

Ана! Ана!

Син куш йөрәкледер

Кәүсәр сеңгән синең күңелгә

Баштан сыйпап бер елмайдың исә

Бөтен дөнья ямьгә күмелә.

Сабырлыкның иң олысын,мәхәббәтнең бик зурысын Ходай әниләргә бүлеп биргән.Әниләргә генә бөтен серләр сыя,иртүк башыбыздан сыйпап, иркәләп яратучы да әниебез.

Менә без дә бүген әниләребезне, газизләребезне котларга дип бәйрәмгә клуб бинасына җыйналдык.

Әниләребезгә, әбиләребезгә багышлап матур-матур җырлар җырланды, шигырьләр укылды, биюләр биелде. Төрле-төрле конкурста да катнаштылар әниләребез. Әниләр, әбиләр сынатмадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Бәйрәмнең икенче өлеше сый тулы чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмгә плау да пешереп килгәннәр иде.

Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп, тагын очрашырга насыйп булсын дигән теләктә хушлашты апа-әниләребез.

Амин, шулай булсын. Булганына шөкер итеп, киләчәккә өмет итеп, исәнлектә-тазалыкта яшик тә яшик кадерле авылдашларым!!!

Алия Хамидуллина

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 237 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: