Главная » 2018 » Октябрь » 8 » ӘЙ, гомерем.
09:54
ӘЙ, гомерем.

Текелди сәгать телләре,

Текелди тек-тек кенә

Сәгать суга, гомер уза

Тек, тек, тек итеп кенә....

Әйе, җырдагы кебек, гомер ага да, ага. Сәгать мизгелләрне саный да, саный.

Вакыт дигәне, никтер, заманына карата, әллә тагы да тизерәк барамы диешеп,

сөрләшә-сөрләшә апалар һәм абыйлар, бик тә зур хөрмәткә лаек булган

кешеләребез, авылдашларыбыз, 28 нче сентябрь көнне, Балыклы мәдәният

фоесында, авыл хакамияте, социаль ярдәм күрсәтү, клуб һәм мәктәп

хезмәткәрләре тырышлыгында әзерләнгән өлкәннәр көненә багышланган

бәйрәм табынына үттеләр. Мәктәп укучылары югары дәрәҗәдә, үзләренең

чыгышлары белән концерт программасын башлап җибәрделәр. Ринат

хәзрәтебезнең, авыл җирлеге хакамияте башлыгы Р.М. Юсуповның, социаль

ярдәм күрсәтү җитәкчеләренең Р.Р.Шарафутдинованың, Р. Х. Абсаттарованың ,

Балыклы мәктәбе филиалы җитәкчесе Т.Н.Абсаттарованың, ветераннар

оешмасы җитәкчесе Р.В. Вахитовның тәбрикләүләре, җылы сүзләре бәйрәмне

тагыды бизәде.

Рәхәтләнеп ике сәгать буена барган концерт программасын карап, кайнар

чәйләр, милли ризыклар белән бизәлгән өстәл артында, күмәк татар халкының

яраткан җырларын җырлашып, биешеп вакыт дигәне сизелми дә үтеп китте.

Апаларыбыз һәм абыйларыбыз дога кылып, һәр барчабызга исәнлек -саулык,

эшләрдә уңышлар теләп, рәхмәт сүзләре җиткереп, күтәренке күңел белән

өйләренә таралышты. Бәйрәм белән кадерле кешеләребез! Исәнлектә һәм

саулыкта очрашуларга кадәр!

Текелди сәгать телләре

Текелди тек тек кенә.....

Изге теләкләр белән Балыклы мәданиять хезмәткәрләре; Р.Н. Юсупова,

Р.В.Фардеев һәм Л.С. Абсаттаров.

Категория: Новости Балыклинского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский | Просмотров: 311 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: