Главная » 2018 » Сентябрь » 17 » “Үтте ямьле җәй, килде алтын көз.”
12:31
“Үтте ямьле җәй, килде алтын көз.”

Үтеп китте ямьле җәй

Килеп керде алтын көз.

Ә күңелдә һаман җыр,

Ә күңелдә һаман наз....

Әйе, менә кичә генә соман бу Балыклы аланында, шаулап-гөрләп милли

бәйрәмебез Сабантуе булды. Ә вакыт дигәне, чаба да, чаба.

Табигать алтын төскә күмелеп бара. Яфраклар теләмичә генә, җиргә коела. Ә

кошлар, саубуллашып, һавада, туган җирләрен күзәтеп очалар. Бакчаларыбызда

эшләр тәмамланып килә. Үзебезнең табигатебезгә карап, сокланып җырлар, яңа

шигырьләр туа. 31 нче август көнне, Балыклы мәдәният йөртында, “Саубул

ямьле җәй” исемле, балалар өчен чара уздырылды. Балалар викториналарда,

конкурсларда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Күңелле ял иттеләр.

Дарина Юсупова белән, Карина Рустамоваларны мәдәният хөзмәткәрләре һәм

дуслары туган көннәре белән котладылар. Балалар мәдәни чараларда бик теләп

катнашалар. Аларга һәм барлык үзешчән сәнгатьтә катнашучы

авылдашларыбызга зур рәхмәт сүзләре һәм иҗади уңышлар телибез.

Менә шулай тормышыбыз гел тыныч булсын. Туплар шартламасын.

3 нче сентябрь көнне, Балыклы укучылыры, социаль ярдәм күрсәтү

хезмәткәрләре һәм мәдәният эшчеләре авыл уртасындагы мәйданда, “Дорогой

Мира и добра ”- дип аталган, Бесланда булган хәлләрне искә алу, терроризомга

каршы булу чарасын уздырдылар. Балалар тынычлык турыда шигырьләр

сөйләделәр , рәсемнәр ясадылар. Барлык катнашучылар истәлеккә бүләкләр

алдылар.

 

 

Изге теләкләр белән Балыклы мәданиять хезмәткәрләре; Р.Н. Юсупова,

Р.В.Фардеев һәм Л.С. Абсаттаров.

 

Прикрепления: Картинка 1
Категория: Новости Балыклинского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский | Просмотров: 299 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: