Главная » 2018 » Август » 24 » Барысы да балалар өчен.
09:37
Барысы да балалар өчен.

Август ае –иң уңышлы айларның берсе.

Шулай ук бәйрәмнәргә дә бай . Шушы матур, мул уңышлы айның икенче шимбәсендә физкультурычылар көне билгеләнеп үтә.

Барысы да балалар өчен. Әлеге сүзләрнең хаклыгын аңлатып торасы юктыр, дип уйлыйм. Балалар безнең киләчәгебез,тормышыбызның яме.

11 август көнне балалар белән спорт ярышына киттек, ярышлар Сабан туй урынында үтте.

Мәйдан бала чагалар, апа-абыйлар белән тулы: бүген бу аланда туй да буласы икән- матур итеп бизәгән өстәлләр дә бар бер почмакта.

Менә тантаналы мизгелләр дә килеп җитте. Беренче тәбрикләү сүзе районыбызның башлыгына бирелде. Рафаэль Камилович барлык  килүчеләрне дә бәйрәм белән котлап, киләчәгебез безнең шушы балалар кулында дип сөйләп- исәнлек-саулык, тормышта зур уңышлар, ә балаларга тырышып укырга, спорт ярышларында беренчелекләрне яуларга өндәде.

Ярышлар башланды. Бер аланда балалар йөгерәләр, бер җирдә футбол уйныйлар, волейбол командалары да күренә.

Безнең Яңа Ярмәктән килгән укучы кызлырыбыз да сынатмадылар: йөгерү буенча беренчеләрдән булдылар: Шишкова Эльмира һәм Зарипова Сабина яшьтәшләре белән йөгереп – беренче урыннарны алдылар, икенче урынны Гусаинова Алеся яулады.

Аннан соң волейбол ярышында кызларыбыз икенче урынны яуладылар.Спорт ярышларында катнашкан кызларыбыз: Шишкова Элҗмира, Файзуллина Ләйсән, Хамидуллина Аделина, Гусаинова Алеся, Шакирова Юлия, Зарипова Сабина. Әле безнең беренче генә килүебез ярышка, молодцы кызлар , булдырдыгыз. Ярышлар беткәч күчтәнәчләрне алып беседкаларда ашап-эчеп ял итеп кайттык. Кызларыбыз бар да канәгать, куандылар. Юл буе шатлыклары белән уртаклашып, сөйләшеп кайттылар.

Безне шушы ярышка алып баручы Рәфкат абыйга алланың рәхмәте яусын.

Балалар белән киңәшкәч ярышка барырга дип Мифтаховлар гаиләсенә мөрәҗәгәть иттек. Аларга рәхмәт бер сүзсез ярар диеп ризалаштылар.

Авылыбызда шундый ярдәмчел кешеләр яшәүе куандыра.

Балалар без сезнең белән горурланабыз! Киләчәктә дә зур уңышлар яуларга язсын сезгә!

Алия Хамидуллина

Яңа Ярмәк клубы мөдире.




 

 

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 249 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: