Главная » 2018 » Август » 24 » 1 сентябрь -  белем көне.
09:27
1 сентябрь -  белем көне.

Сентябрьнең чакыруы

Иң матур бер көй кебек

 Кадерен белгән балага

Мәктәп – туган өй кебек.

Бик күп әле гомереңдә

Чыңгыраулар чыңлыйсы

Бу коңгырау гомереңдә

 Булмас иң-иң сыңгысы.

Матур, ямьле җәйләр узып, көз дә килеп җитте. Көзнең беренче көне иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе- ул белем көне.Беренче сентябрь иртәсендә җир йөзендәге барлык балалар да мәктәпкә ашыгалар. Ә анда инде аларны укытучы апалары каршы ала.

Рәхәтләнеп ял иткәннән соң, күп көч туплап балалар укырга киләләр. Мин узебезнең укучы балаларга – Яңа Ярмәк кызларына- егетләренә рәхмәтемне белдерәм. Алар безнең бик тә уңганнар, булганнар. Эшкә дә, уенга да, җырларга – биергә дә, ярышка да булдыралар, кирәк икән эшкә дә.

Җәй буе төрле төрле уеннар уйнадык, су кыендык, балалар белән волейбол, футбол уйнадык.Төрле конкурсларда да сынатмадылар.

Молодцы.

 Тырышып укыгыз балалар, тормышта кирәкле хөнәргә ия булыгыз,юкка гына тырышкан тапкан, ташка кадак каккан – димәсләр иде. Бу бит тормыштан алынган сүзләр. Үзегездән тора барысы да: акыллы булыгыз, укытучы апа- абыйларыгызны тыңлагыз, әти –әниләрегезне хөрмәт итегез.

Алия Хамидуллина.

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 261 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: