Главная » 2018 » Август » 24 » Яңа –ярмәктә Нурлы мәҗлес.
07:46
Яңа –ярмәктә Нурлы мәҗлес.

Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе Корбан гаете. Корбан бәйрәме – безнең һәрберебез өчен дә ярлыкау , әдәпле булырга, начар гадәтләрдән тыелырга өнди. Корбан бәйрәме көнендә барча мөселманнарда да бер-берсенә хөрмәт , игътирам , туганлык , сөю, кызгану хисләре була.

Яңа –Ярмәктә бу бәйрәм – корбан ашы үткәрү традициягә әйләнде . Шундый мәҗлес мәчет кырыенда үткәрелә . Табынга барлык кешеләрдә килә алалар.

Иң тәмле ризык, аш-су дини табыннардагыдыр мөгаен .Тәм-томнардан өстәлләр тулып төра.

Иң башта табынга күркә зурлыктагы тавык итеннән пешергән умач пәйдә булды. Тансык аш –катыклап торып башта –абыйлар , бабайлар һәмдә егетләр утырып ашадылар . Аннан соң апа-әбиләр , соңыннан укучы балалар -50 дән дә артык –кайткан кунаклар да байтак иде. Ит белән бәрәңге табын түренә мөнеп кунаклады . Корбан итеннән пешерелгән плов исе тирә якка таралган иде .

Ашап өчеп туйгач –Көръан аятлары укылды , салаватлар әйтелде .

Рәис хәзрәт шушы мәҗлесне үткәргән –оештырган кешеләргә зур рәхмәтен белдерде, исәнлек – саулык , гаилә бәхете , озын гөмер, җан тынычлыгы теләде.

Табынның түрен кәрәзле бал нурландырып торды.Тәмле умач шурпасын , кәрәзле бал да Зайдуллиннар гаиләсеннән иде . Алла да уңганнар. Корбан ите Абдуллалар гаиләсеннән .Килгән һәрбер кешедә буш кул белән килмәгәннәр . Плов инде безнең иң булган , иң уңган гаиля Пулатханов Азизуллаларның гаиләсе пешерә.

Мәчет яны көне буе бәйрәм шау-шуы белән гөрләп торды .

Киләсе елларда да шушындый Корбан бәйрәмнәрен барыбыз да исән – сау булып , каршы алырга насыйп булсын.

Изге корбан гаете мөбәрәк булсын! Барыбызга да исәнлек, саулык, иминлек, күңел тынычлыгы, җан рәхәте, гаилә бәхете телим. Дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак янда булсын! Амин.

Алия Хамидуллина. Яңа Ярмәк клуб мөдире.





 

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 237 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: