Главная » 2018 » Май » 16 » “Динар дусларын җыя”
07:36
“Динар дусларын җыя”

Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында рухи

тормыш кайнап тора.

Тынычлык һәм хезмәт бәйрәме хөрмәтенә Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният

йорты тамашачыларга “Динар дусларын җыя” дигән бәйрәм концерты оештырды. Программа моңлы

җырлар, дәртле биюләр, шаян күренешләр белән үрелеп барды.

Авыл сәхнәсен шулай ук районда үткән КВН программасы өзекләре дә бизәде, халык күтәренке

күңел, шәп кәеф белән тамашачыларның һәр чыгышын алкышларга күмеп каршы алды.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән Динарыбызны хөрмәтләп килгән сәхнәдәш дуслары — барысы

бергә җыелып, мәдәният учагының дуслык кичәсен җанландырып җибәрделәр.

Халыкның ялын оештыруга үз өлешемне кертеп, төрле җирле газеталарда чыккан материалларга

таянып, һәр катнашучыга шигъри юллар төзедем, талантларына сокланып, шатлыклы хисләр

кичереп, уй-фикерләремне тамашачыларга җиткердем. Шулай барыбыз да бер дуслык дулкынында

матур

хисләргә

бирелдек,

вакыт

сизелми

Уртак бәйрәм – Дуслык көне,

Бергә җыйды Динар безне.

Жыр-моң аша син дус иттең,

Балкыттың сәхнәбезне.

Моң дөньясы гашыйк сиңа,

Матур да бит җырлавың,

Көйләр өйрәнеп уза

Айларың һәм елларың.

Күңелле синең белән,

Тыңласаң — җанга рәхәт,

Һәр чыгышың саен кулың кысып,

Әйтәсе килә рәхмәт.

Яратмаган кеше юктыр,

Сәхнәнең син — кояшы.

Каян таба беләдер

Тамашачыга юлны.

Аның тавышын ишетсәң,

Озак яңгырый колакта.

Шатланасың, кул чабасың,

Кайчан аласың елап та.

Сәхнәләрдә йолдыз балкый,

Ай яктырта юлларын.

Исәнлектә яшәсен ул,

Сәхнә булсын тәхете.

Авыл күрке булып торган мәһабәт бинада социаль реабилитация бүлеге белән клубның бергә

урнашуы - авылдашлар хөрмәтенә кичәләр үткәрү өчен бик уңайлы. Олыларыбыз өчен оештырган

музыкаль кичәләр Ришат, Айгөл һәм Динарның ярдәме белән тагы да тулыланып китә.

Динарыбызның бергә баянда уйнарга өйрәнеп үскән дуслары — Казаннан Рамил Рәхимов,

Камышлыдан Ленар Хәйруллин да килгәннәр иде. Шулай иҗатташ дуслар эшләреннән ямь табып

яшиләр, бер-берләре белән хәбәрдар торалар, балачактан килгән дуслык күперләрен еллар үткән

саен тагы да ныгыталар.

Сәхнәдә үз урыннарын күптән тапкан, төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүләр яулаган жырчыларыбыз

династиясе — Чулпанда туып-үскән әтиле-кызлы Наил һәм Розалия Хәкимовларның чыгышлары бу

кичәне тиешле югарылыкка мендерде. Рамил Рәхимов та улы Тимур белән сәхнәдә үзләренең

музыкаль бүләкләрен тәкъдим итеп, тормышның матур дәвам итүен дәлилләделәр. Мәктәп

елларыннан бирле үз моңына гашыйк иттергән Гатауллина Гөлчәчәгебезнең дуслык кичәсенә вакыт

табып килүе тамашачыларны шатландырды, Шәкүрова Алсуыбыз, Гыйльметдинова Айгөлебез кайтуы

да куанычлы булды. Ә инде Мәдәният йорты җитәкчесе Ришатыбызның “Язлар килә” дигән җыры

бигрәк тә урынлы иде. Сагындырып, көттереп килде шул быел яз, һәм үзе белән дуслар очрашуы да

алып килергә онытмаган, җәйләре дә Сабантуйлар белән күңелле очрашуларга мул булыр, дип

Һәр җырчы бер зур таҗдагы асыл таш кебек. Әгәр берсе генә югалса да, бөтен «таҗның» яме китә

сыман, чөнки һәрберсенең кояш астында үз урыны, сагынып көтеп алган тамашачысы бар. Киләчәктә

дә дусларча аралашып, сәхнәләребездә курергә насып итсен үзегезне.

Классташлар җыелып кайтуы, сыйныф җитәкчеләре Зәйнәп Сабировна тәбрикләве дуслык кичәсенең

ямен тагы да арттырды, чөнки укытучылар-остазлар котлавы — үзе бер үрнәк билгесе. Тольяттидан

кайткан кунагыбыз Галибә апабыз да бу кичәгә багышлап язган шигырен укыды:

Динар брат, син — молодец, матур көйләр уйныйсың,

Бармакларың шома баса, елмаеп та карыйсың.

Буең зифа, узең чибәр, әйткән сүзең ягымлы,

Сине көтеп ала халык — Ярмәкнең баянисты.

Матур бәйрәм үткәрергә халык шатланып дәшә,

Сыздырып уйнап җибәрсәң, түгәрәк дулкынлана.

Синең баяның моңнары күпме парларны кушты,

«Әче-әче» дигәндә дә, сихри уйнап торды.

Халык дәртле, күмәк җырлый, шатлана һәм сөенә,

Бердәмли ул туганнарны, дус яшәргә шарт бирә.

Кояшлы язда тугансың, биргән ул сиңа моңны.

Тәбигатьне яратасың, күңелең синең җырлы.

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 240 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: