Главная » 2018 » Апрель » 27 » Габдулла Тукайның туган көне
13:49
Габдулла Тукайның туган көне


 

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала. 1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә. Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша. 1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. Ул үлемсез әсәрләренең күбесен шушында яза Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь иҗтимагый прогресска хезмәт итүне үзенең гражданлык бурычы итеп санап; кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән татар культурасы тарихында яңа эпоха ачты. Габдулла Тукайның туган көнендә без мәктәп балаларын клубка шагырь иҗатына багышланган чарага чакырдык. Балаларны Тукайның тормыш юлы  белән таныштырып презентация күрсәтеп үтелде, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләп киттек. Балалар кызыксынып Габдулла Тукай әкиятләре нигезендә тешерелгән мультфилмнарны карадылар .Аларның иһтибарына "Су анасы" белән "Шүрәле" мультфилмнары тәкдим ителде. Библиотекада Габдулла Тукайның китаплары выставкасы да әзерләнгән иде. Шагырьнең иҗаты белән кызыксынган балалар укырга китаплар да алдылар.
Завклуб Хамидуллина А.Г.
Библиотекарь Хаматшина А.И.

 

 

Категория: Новости СП "Межпоселенческая библиотека" | Просмотров: 285 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: