Главная » 2018 » Апрель » 26 » 26 апрель Габдулла Тукайның туган көне.
10:37
26 апрель Габдулла Тукайның туган көне.

26 апрель Габдулла Тукайның туган көне. татар шигьриятендә Габдулла Тукай -иң якты йолдыз. Ул калдырган мирасы һәм рухи яктылык - безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.

Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле, мәгьрифәте , сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез.

Үлемсез Тукай шигьрияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза.

26 апрель туган тел көне.

Тел яшәсә-ил яшәр,яшә туган телебез!

Апрель аенда безнең авылыбызның шагыйрәсе Гөлсинур Гафурованың да юбилее булып үтте.Юбилее уңаеннан без аны кичәгә дәштек.

Гөлсинур апайга бар шагыйрьләргә хас булган кебек философик уйланулар хас. Аның иҗады аша очсыз-кырыйсыз авылга булган мәхәббәт хисе уза: халыкка мәхәббәт, әти-әнигә хөрмәт, табигатьнең һәр агачы, һәр куагыннан соклану- төп темалар. Язучы авыл тормышы, авылның киләчәге турында борчыла колхозлар вакытында гөрләп-шаулап торган авылны сагына: игеннәр шаулап үсә, ферма тулы мал, халыкның эше бар. һәм хәзерге мөшкел хәлгә төшкән авыл белән чагыштыра: кырлар чәчелми, яшьләр эш булмаганлыктан, шәһәрләргә китеп беттеләр , ди.

  Тагын бер тема - туган телебез, татар телебез турында борчылу.

 "Татар теле - татар халкы, татар авылы-шушы төшенчәләр бер -берсе белән каты бәйләнелгән, алар бер-берсеннән өзелергә тиеш түгел, бердәм булып яшәргә тиеш, ди автор.Һәр татар авылының киләчәге булмаса, татар теленең дә киләчәге якты түгел, дип аңлатасы килә Гөльсинур апабызның.

Шуның өчен ничек тә , телебезне саклап калу. безнең бурыч.

Тагын бер бик мөһим төшенчә- дин. Телебез динебез белән бәйләнгән.Гөлсинур апай бу дөньяда дин буенча яшәргә өнди.Булганга шөкер булу, Аллага шөкер кылу, кешеләрне рәнҗетүдән сакланып яшәргә өнди.

Гөлсинур апаның философик эчтәлекле шигырьләре бар. Ул “Чират” дигән шигырьдә “бәхет” дигән төшенчә турында уйлана. Халык бәхет артыннан чиратта тора. Чират бик озын була. Миңа калмый инде, дип борчылалар. Ләкин , бәхетле булуның сере- шөкер итеп яши белүдә икәне ачыклана.

Автор бик матур итеп татар халкының күркәм гореф-гадәтләрен, йолаларын тасвирлый. “Гөрли каз өмәләре”, “Тәмле, татлы бавырсак” шигырьләрендә. Ә инде шушы шигырьләре азагында, гадәттәгечә, авылына озын гомер тели.

Ә инде тәбигатьнең  матурлыгына килгәндә, Гөлсинур апай тасвирлауга  һәр ел фасылыннан, һәр мизгеленнән хозурлык таба белә.

Гөлсинур апайның күп шигырьләре табигать темасына багышланган.

Шагыйрәнең шигырьләренең тематикасы төрле-төрле булса да, аларны барысын да бер зур төшенчә : туган илгә, туган туфракка мәхәббәт берләштерә.

Гөлсинур апай гомерегез озын, болытсыз булсын. Туганнарыгыз, балаларыгыз белән бергә гөрләшеп яшәргә булсын. Иҗат юлыгыз озын булсын, илһам чишмәсе һәрчак тулып торсын, саекмасын!
Завклуб Хамидуллина А.Г.
Библиотекарь Хаматшина А.И.

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 15 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: