Четверг 23:27

 Элеккеге заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 21 мартта уздырганнар. Аны Нәүрүз бәйрәме дип атаганнар. Бу көнне бар кеше дә бәйрәмчә киенгән, бер-берсен котлаган, олыларга, балаларга бүләкләр тараткан. Менә без дә Нәүрүз бәйрәмен үткәрергә булдык әле.
   Быел март ае кыш кебек салкын, буранлы булу сәбәпле бәйрәмне апрелҗ башына калдырган идек. 7 апрельдә иртән иртүк кояш чыгып, бик матур аяз көн булырга охшаган иде. Тик көндез һава торышы үзгәреп, болытлар күренә башласа да, безнең бәйрәм тәмамланмыйча яңгыр яумады.
   Менә сәгать 12дә авыл уртасында бәйрәмчә бизәлгән мәйданга халык җыелды. Бөтен авылдашларыбыз бердәм бәйрәмгә килгән: бабай-әбиләр, апа-абыйлар, балалар. Күрше авыллардан да кунаклар байтак иде.
   Алып баручы кызлар бәйрәмне матур шигырләр белән башлап җибәрделәр. Аннары сүз Ярмәк авылы җирлеге башлыгы Минсәгыйть Низаметдин улы Шәйхетдиновка бирелде. Минсәгыйть әфәнде барлык килгә ... Читать дальше »